БӨРКӘ’Ү I ф. Ябу, каплау, өретү. Бу дөньяда озак яшәлде, дип Рияланмый биргән көченнән. Атлый карчык, бөркәп ак яулыгын, Бисмилланы укып эченнән. Р.Батталов

Бөркәп бару Һәммәсен, берсе артыннан берсен бөркәү

Бөркәп бетерү Барысын да бөркәү; тулысынча бөркәү

Бөркәп йөрү Һәрвакыт бөркәнгән булу

Бөркәп кую Бөркәлгән хәлдә калдыру. --- урыныннан сикереп торып, нәрсәдер сөйләргә керешкән иде дә Рәшит, әнисе аның юрганын башыннан ук бөркәп куйды. – Йә, ярар, йокла, йокла... Ф.Шәфигуллин

Бөркәп чыгу Һәрберсен, башыннан ахырына кадәр бөркәү

Бөркәп тору Вакытлыча бөркәү. Ә хәзергә моның өстенә одеал-фәлән бөркәп торыйк. Ф.Яруллин

Бөрки төшү Бераз бөркәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә