БӨРКӘНЧЕК и. 1) Элек хатын-кызлар, йөз яшерү өчен, кием өстеннән бөркәнеп йөргән махсус җиңсез ябынча. Әнә инде аларның кеше икәнлекләре дә шәйләнде ---. Кара бөркәнчек ябынганнар. Г.Гыйльманов. --- башкорт хатыннарыныкы кебек, билен, күкрәген тәңкәләтеп, бишмәт тектерде, кушъяулык – бөркәнчек ябынды. Г.Ибраһимов. Матур һәм тылсымлы итеп төргән Шәрык хатын-кызны. Һәр бөркәнчек эченә яшеренгән кыз җир йөзенең иң беренче сылуыдыр кебек тоела безгә. М.Юныс

2) сир. Фата. Ак бөркәнчек япкан кәләш – Шау чәчәкле алмагач... Р.Низамиев

3) диал. Мәетне кабергә алып барганда, өстән каплый торган япма

4) күч. Ясалмалык. Илнең эчендә, теге яки бу бөркәнчек астында качып калган контрреволюцион буржуазия --- үзенең зарарларын сала килде. Ф.Хөсни

5) күч. Нәрсәнедер каплап алган япма (үлән, яфрак, бәс, томан һ.б.ш. турында). Әле яңарак кына нәфис яшел бөркәнчек ябынган каен урманы артында, моңлы итеп, поезд кычкырта. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә