БӨРКӘНҮ ф. 1) Баштанаяк төренеп, томаланып яту, өскә ябыну. Шикле – шикләнер, чикмәнен бөркәнер. Мәкаль. Кайнар килеш әйбәтләп кенә эчәрсең дә бөркәнеп ятарсың. Р.Ишморат. Ильяс одеялын башыннан ук бөркәнде дә стенага борылып ятты. И.Низамов. Язидә, башыннан ук бөркәнеп, тынып калды. Г.Бәширов 2) Йөзне генә ачык калдырып бәйләү, шәл яки яулык ябыну . Ак яулык бөркәнгән берсе, «Чулпан» турында булса кирәк, зарланып бара иде. Г.Бәширов. Башын-күзен кешегә күрсәтмәстәй итеп шәл бөркәнгән Җәүһәрия керә дә ишек янында басып катып кала. Р.Ишморат. Зәнфирә, тунын элеп, шәлен бөркәнде дә чыгып йөгерде. Ф.Садриев Бөркәнеп алу Тиз генә бөркәнү Бөркәнеп бетү Күп катлап, кабат-кабат бөркәнү Бөркәнеп җибәрү Тагын нәрсә дә булса өстәп бөркәнү, бөркәнгән булу. [Хатын] Шуның [пальто] өстеннән шәл бөркәнеп җибәргән. Р.Вәлиев Бөркәнеп йөрү Һаман, һәрвакыт бөркәнгән булу. Түбән оч Фәридун абзый хатыны Гыйльмиҗиһан түтигә: «Еллар буе башыңа бер яулык бөркәнеп йөрисең, туйдым бу яулыгыңнан!» – дип бәйләнә икән. Г.Зәйнашева Бөркәнеп кую Алдан бөркәнгән булу. Дөбердәп, Фәрхәт килеп кергәндә, юрганын башыннан ук бөркәнеп куйган иде. Л.Гыймадиева Бөркәнеп тору Әле, хәзерге вакытта бөркәнү |