БӨРКӘВЕЧ и. Нәрсәне дә булса ябу, каплау өчен кулланыла торган япма, каплавыч. Әлфия, тәрәзәләргә маскировка бөркәвечләре элеп, өстәл әзерли башлады. Г.Бәширов. Зәңгәр бөркәвеч эленгән ачык тәрәзә аша, пристань ягыннан, суны шапылдатып, пароходлар һәм буксирлар узып киткәне, халыкның шау-шуы ишетелеп тора. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә