БӨРЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. бөрү ( 1 мәгъ.)

2) Түгәрәкләнеп очлаю, бөрелү, җыерылып тартылу (иреннәр, авыз турында) . Ләйләнең иреннәре бөреште, --- күз кабаклары кысылды, җиз керфекләре бер-беренә тиеп, күзләре йомыла язды. Р.Батулла. Карчыкның җыерчыклар ермачлаган чырае кинәт караңгыланып китте. Иреннәре ачу белән бөреште. Х.Камалов. Әмма кыз янында Гайнанны күрүгә, аның иреннәре бөреште, күзләрендә усал чаткылар уйный башлады. Г.Бәширов

3) Тартышып, җыерылып килү, кибеп корышу, куырылу. Бөреләр суыктан бөрешә. Ф.Яруллин. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куеланган хәлдә була. Г.Исхакый. Ашавы начар, эчәкләре бөрешкәндер. Н.Гыйматдинова

4) Кечерәю; корышу (салкыннан, картаюдан, кайгыдан һ.б.). Ул бала кебек бөрешеп ятты. Р.Батулла. Мин, әкрен генә, кереп, мич буена бөрешеп ятам, йокыга китәм. М.Мәһдиев. Анда-санда бөрешкән солдат төркемнәре очрый. Ә.Гаффар. Матур гына җиңел пассажир паровозлары, салкыннан һәм җилдән бөрешеп, киң күкрәкле көчле йөк паровозлары «С.О»га елышканнар шикелле. Р.Мирхәйдәров

5) Авыз эче җыерылган кебек булу (кайбер җиләк-җимешне, яшелчәләрне ашаганнан соң). Бичараның әче алмадан иреннәре бөрешкән, саруы кайный башлаган. Н.Каштанов

◊ Бөрешкән куян мыск. Кечкенә гәүдәле, мескен кыяфәтле кеше. – Янымнан хәзер генә әзмәвердәй ир китте. Син ни пычагыма кирәк миңа, бөрешкән куян? – дип, йөрәксенеп, шапылдатып тәрәзәне ябып куйды ачулы хатын. Г.Сәгыйров. Бөрешкән тавык мыск. Туңучан кеше турында

Бөрешә бару Торган саен ныграк бөрешү

Бөрешә башлау Бөрешү билгеләре күренү. Җиләкнең яңа пешкәненең дә хәлсез чагы. Күбесе кипкән, куырылган. Бөрешә башлаганнары, көн эссесеннән качып, яфрак асларына елышкан. Рифә Рахман

Бөрешә төшү Бераз бөрешү. Ничектер, гәүдәгә дә чүгә, бөрешә төшкән кебек булды. Ә.Еники. Чигенер урыны беткән, инде почмакка кысрыкланган җәнлек сыман, Юлдыбаев, көтелмәгән сикерешкә әзерләнеп, бөрешә төште. Ә.Баян

Бөрешеп бетү Бик нык бөрешү. Заһидә, идән ярыгына төшеп кысылырдай булып, бөрешеп бетте. М.Әмирханов. Алар [чәчәкләр] төссезләнеп, ямьсезләнеп, бөрешеп беткәннәр. И.Сирматов. --- аның янына бер ар карты килеп басты. Бөрешеп беткән. М.Әмирханов

Бөрешеп калу Ниндидер вакыйгалар, хәлләр тәэсирендә бөрешү. Хәйрулла абзый, берьюлы бөрешеп, хәлсезләнеп кала. Һ.Такташ. Заһидулла, ни куәтле, гайрәтле кеше булса да, ничектер, бөрешебрәк, кечерәебрәк калды шикелле. Р.Сибат. Егет янә бөрешеп калды. Э.Касыймов. Мин, шырыйлап, почмакка атылдым да, кулыма эләккән бер пәлтәгә төренеп, бөрешеп калдым. Р.-Н.Гүнтәкин

Бөрешеп килү Күз алдында, әле, хәзер бөрешкән, җыерылган торышны, форманы алу. – Нишләдең син, ә?! – дип кычкырып җибәрдем мин. Кыз, үзен җилтерәтә башлармын дип куркып, бөрешеп килде. Р.-Н.Гүнтәкин

Бөрешеп кую Кинәт, аз гына вакытка бөрешү. Хәдичә, аркасы туңып киткәндәй булып, бөрешеп куйды. Г.Бәширов

Бөрешеп тору Әле, сөйләү моментында бөрешкән булу, бөрешкән хәлгә килү. Почмакка килеп күз салды: капка төбендәге фонарь яктысында мылтык тоткан сакчы бөрешеп тора. Ә.Мушинский

Бөрешеп төшү Бөрешеп, сәлперәйгән хәлгә килү. Ул вакытыннан алда картайган: аның йөзен җыерчыклар каплаган, чәчләре агарган, бит алмалары бөрешеп төшкән. Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә