БӨРЕШТЕРҮ ф. 1) Җыерып очлайту; бөрү. Һайгануш була торып Һайгануш та, мине бар дип тә белми торган кыз, авызын бөрештереп, елап җибәрде. Р.-Н.Гүнтәкин. Казак, авызын бөрештереп, егетне нәфрәт белән күздән кичерде дә, читкә борылып, капка төбендә йөренергә кереште. А.Толстой. Күзләрен кыса төште Фәлак, иреннәрен бөрештерде. Р.Мөхәммәдиев

2) сөйл. Тиз-тиз, өстән-өстән генә җыергалап, бөрешләр ясап, ямап я тегеп кую. [Әсхәпҗамал] Читегенең тишекләрен җеп белән генә бөрештереп, корым сөртте. К.Нәҗми

3) Авыз эчен җыерып китерү (кайбер җиләк-җимеш турында). Кара җиләкнең җимешләре сусыл, авызны җиңелчә генә бөрештерә торган, татлы тәмле. Р.Рәхимов

4) Киптереп корыту, куырып китерү. Көчле салкын агач яфракларын бөрештергән

Бөрештерә башлау Бөрештерергә тотыну

Бөрештерә төшү Бераз бөрештерү. Кыз, матур иреннәрен бөрештерә төшеп, чыраен сытты. М.Шаһимәрдәнов

Бөрештереп алу Кинәт бөрештерү. Куелыгы ягыннан сыек каймакны һәм төсе ягыннан шпинат пастасын хәтерләтә торган бу эчемлек авызны бөрештереп ала, хуш исле була. Серле календарь

Бөрештереп китерү к. бөрештереп алу. Аның каравы, күз карашлары йөрәккә сугарлык, бөтереп, бөрештереп китерерлек. М.Хәсәнов

Бөрештереп кую Алдан бөрештерү, бөрештергән хәлгә китереп калдыру. Нина, алгы яктан, итәк уртасын бил буена бөрештереп куйган. В.Имамов

Бөрештереп чыгу Башыннан ахырына кадәр бөрештерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә