БӨРЕЛӘНҮ ф. 1. 1) Бөре яралу, бөре чыгару. Гөлләр дә бит чәчәккә бөреләнәләр дә, вакытында яңгыр яумаса, ачыла алмыйча, бик озак утыралар. Ф.Яруллин. Алмагач бүген бөреләнгән, Чәчәк атар, ахры, иртәгә. М.Җәлил

2) күч. Яралу, барлыкка килү, уяну (хис-дәрт, теләк һ.б.ш. турында) . Шулай бервакыт, хисләрем бөреләнгән көннәрдә, мин дә, сезнең кебек, күңелсез минутлар кичергән идем. Г.Минский. Хәзрәтне өйләндерергә, дигән төскә кереп, [бу уй] тамырланды, бөреләнде, яфрак ярды. Г.Исхакый. Бу хисләрдән, бөреләнеп, яңа хыяллар, киләчәккә яңа өмет туды. Г.Гыйльманов

2. и. мәгъ. биол. Кайбер гөмбәләрнең һәм хайваннарның җенессез үрчү ысулы. Җенессез үрчүнең бу ысулын «бөреләнү» дип атыйлар. Гомуми биология

Бөреләнә бару 1) Акрынлап бөреләнү . Яңгыр җебе буйлап үрли уйлар, Үрли – югарыга, һаман биеккә! Менә-менә алар, хыял-идеал булып, Яфрак яра, бөреләнә бара чәчәккә! Р.Фәйзуллин

2) Торган саен көчәю, арту. Туфайлов йөзендә ул совет власте сыйфатларын күрә, һәм аның күңелендә, әкрен-әкрен, яңа тормышка ышаныч бөреләнә бара иде. Х.Камалов

Бөреләнә башлау Бөреләнергә тотыну. Фатыйма, җир кибеп, агачлар яфракка бөреләнә башлаган чорда гына, Сәмигулла абзыйлар йортына икенче тапкыр килен булып төште. Ф.Абдуллин

Бөреләнеп алу Кыска вакытка, азга гына бөреләнү. Иреннән яшьли тол калган хатынның үзенең дә яз саен чәчәккә бөреләнеп алган чаклары. З.Хөснияр

Бөреләнеп бетү Тулысынча бөреләнү

Бөреләнеп җибәрү Тиз арада яки көтмәгәндә бөреләнү. Яңа нигездә яран гөлдәй тирән тамыр җәй, гөлең дә, үзең дә пардан бөреләнеп җибәрегез, тигез яшәгез, тормышыгыз шау чәчәктә булсын. Т.Мөбарәков

Бөреләнеп җитү Тиешенчә бөреләнү, ачылып китү дәрәҗәсенә җитү. Йокы алмый, никтер, йөрәк ярсый, Төрле уйлар килә күңелгә. Бөреләнеп җиткәч, яши алмый Шиңәрмен күк инде гомергә. М.Җәлил

Бөреләнеп килү Бөреләнергә җыену, акрынлап бөреләнү. Яңа бөреләнеп килгән тал куаклары эченнән барабыз. Г.Гобәй. «Миндә аңлашылмаган бер куаныч бар. Йөрәк түремдә гаҗәеп бер хис бөреләнеп килә...» – дип язган Кәмран. Р.-Н.Гүнтәкин

Бөреләнеп тору Бөреләнергә әзерләнү. Күңелдә бөреләнеп торган идеал, бәхеткә омтылу яңадан баш калкыта. Ә.Закирҗанов

Бөреләнеп утыру Бөреләнгән хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә