БӨРЕ и. 1. 1) Үсемлекләрдә ботак, яфрак яки чәчәк яралгысы; бәбәк. Кызыл таллар бөреләрен ачты. Г.Хәсәнов. Ә сабакта – керфекләрен ачарга җыенган күпме чәчәк бөресе иде! Н.Гыйматдинова. Минзөфәр апельсин агачының чәчәк бөреләренә карап сокланды. Н.Хәсәнов. Бәбәк очында, гадәттә, өч бөре, ә яфрак куеннарында куен, ягъни ян бөреләр була. Биология

2) Өлгереп җитмәгән җиләк-җимеш. Җиләкне бөре килеш һич кенә дә әрәм итмәм, дип, мәңгегә ант иттем. Г.Галиев

2. с. мәгъ. Ачылып (чәчәк, яфрак һ.б.ш. турында), өлгереп (җиләк-җимеш турында) җитмәгән; яралгы хәлендә булган. Бөре чәчәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә