БӨЛҮ ф. 1) Ярлылану; бөлгенлеккә төшү, малдан язу. Бөлгән бояр эчеп үләр. Мәкаль. Бәк көләр, бергә көлгән – бөләр. Мәкаль. Хәзер ул фабрикалар бөлде, тегүчеләре урамга чыгарып җибәрелде. М.Маликова 2) махс. Оттырып бетерү (уенда) Бөлеп бару Акрынлап бөлү, бөлүгә йөз тоту. – Бөлеп барганыбызны күрмисеңмени! – дип кырт кисте [ул]. М.Маликова Бөлеп бетү Тәмам, тулысынча бөлү. Хатыннарын киендерә-киендерә, бөлеп беткән кешеләрнең очы-кырые юк. Г.Камал Бөлә бару к. бөлеп бару. Хан бөлгәннән-бөлә бара. Р.Батулла Бөлә башлау Бөлергә тотыну. Бөлә башлаган байның эте дә чыгып кача. Мәкаль |