БӨКШӘЮ ф. диал. к. бөрешү ( 2, 3, 4 мәгъ.). Картая-картая гына кулны артка куймаска, бөкшәймәскә, гәүдәне төз тотып атларга тырышыла икән. К.Миңлебаев. Кер инде, ябалак, яшь-җилкенчәккә урын бирмичә, капка төбендә бөкшәеп утырма! Ф.Әмәк. Ак кәгазьгә конфет кебек төрелгән көмешсу акчаларны оялудан бөкшәйгән учына берәм-берәм санап сала ---. К.Кәрим. Көчкә-көчкә бусаганы атлап кергәч: «Әһә, син дә ачлыктан бөкшәйгәнсең», – дип хихылдагандыр, мөгаен. Н.Гыйматдинова Бөкшәеп бару Акрынлап, аз-азлап көчәя барып бөкшәю . --- ә хәзер шәбәргән тавык кебек бөкшәеп бара инде, – диде. А.Таһиров Бөкшәеп бетү Тәмам бөкшәю. Нинди түземлек кирәк булгандыр бу кешегә, нинди газаплар күргәндер бу – бөкшәеп беткән сукыр кеше! Р.Батулла Бөкшәеп калу Билгеле бер хәлдән соң бөкшәйгән хәлгә килү. Бәдретдин мелла чыгып киткәнче, шәех Игәнәй аның бөкшәеп калган җилкәсенә карап торды. М.Хәбибуллин Бөкшәеп тору Әле, хәзерге вакытта, күз алдында бөкшәйгән торышта булу. Яңгыр шундый нык ява, хәтта шул шәп айгырның да гайрәтен сүндергән: ул да бөкшәеп тора. В.Нуруллин Бөкшәя төшү Бераз бөкшәю. Безнең каршыга бөкшәя төшкән бер әби йөгерә, үзе бертуктаусыз нидер кычкыра, кулындагы кечкенә генә кәгазьне болгый. «Булатым исә-ән! Булатым акча салган, хат язган Булатым!» – дип, куанычыннан җылый әби, үзе сөенә. Р.Батулла |