БӨКТӘР и. монг. диал. Төен, төенчек, төргәк. Ишектән, инде зур ук бер бөктәр белән, Шәйхаттарның Майбәдәре чыга. Г.Толымбай. Берсе, зур бөктәрне чишеп, аш өстәленә кыйммәтле тун эчлеге китереп җәйде. С.Җәләл. Шушы төнне Гайфи, бөктәр белән, Ындыр артлап чыгып йөгергән. Н.Баян. Елга ярына баскач, үзебезнең печәнлек, шул киемнәр тутырылган бөктәр искә төште. Ә.Рәшит |