БӨКРЕ с. 1. 1) Кәкрәйгән, бөгелгән. Шуның [агачның] бөкре тамырына атланып, түбәндәге инешкә карап утырды ул. М.Хуҗин // Гадәттәгедән чыгынкырак, алгы өлеше калкурак булган. Казанлы утравының бөкре сырты инде офыкның дүрттән бер өлешен каплады. В.Обручев

2) Умыртка сөяге яисә күкрәк читлеге зарарланудан, аркасы яки күкрәге калкып чыгып торган; русчасы: горбатый. Боголюбовкада аны бөкре Санька гына эшли. М.Кәрим

3) Аркасы бераз бөкрәйгән һәм җилкәләре алга чыккан; русчасы: сутулый. Давыллы кояш баешынан – батыр егетне, күгелҗем диңгез артыннан – бөкре бабайны, алланып торган кояш чыгышыннан җитез егетне китерделәр. А.Алиш

2. и. мәгъ. 1) Умыртка сөяге яки күкрәк читлеге зарарланудан кешенең аркасында яки күкрәгендә калкып торган җир. [Ул] Сәләмә кием кигән ирләрнең арка бөкресенә карап берничә сәгать баргач, дәшми булдыра алмады. Г.Гыйльманов

2) Умыртка сөяге яки күкрәк читлеге зарарланудан, аркасында яки күкрәгендә калкып чыккан җире булган кеше. Бөкрене кабер генә төзәтә. Мәкаль

◊ Бөкре чыгару (алу) Авыр эштә озак һәм артык күп эшләп газап чигү. Бөкресен чыгарып, болдырда кош-кортка болгау болгаткан картинәсе, гүяки, аңа үзе белеп эшли торган эшләрне дә исенә төшереп тору өчен яратылган җан иясе инде. А.Хәлим. Бөкре чыгу Авыр эштә газап чигү. Минем җилкә бөкреләрем чыкты, әлеге дә баягы, шул Сәхап картларга эшләп. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә