БӨКРӘЮ ф. 1) Бөкре шәкелгә килү, кәкрәю 2) Бөкрегә ( 2 мәгъ.) әйләнү, бөкре булу. Шулай йөри торгач, кара сакалына кырау төшә. Биле бөкрәя. С.Поварисов // Бөгәрләнү; йомарланып килү. Тик болай бөкрәеп утырмаска, торырга, хәрәкәтләнергә кирәк. Ә.Еники. Фани дөнья белән алыш-биреше беткәндәй, ул, иртә таңнан бирле, карчыгының аягы очында бөкрәеп утыра. Идел 3) Алга таба бөгелү, иелү. Бабай, бөкрәйгән килеш, сөйләнә-сөйләнә, мич янында кайнашты. А.Иванов. Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкрәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде. Ф.Яруллин . Бөтен кешегә баш ия-ия бөкрәйде. Ф.Яруллин 4) күч. сөйл. Эшләү, хезмәт итү; газап чигү, чиләнү. Мин бер пар итек өчен ике көн бөкрәйдем, ә син бер көндә ясаган ун аршин киндергә алыштырмакчы буласың. Г.Тукай Бөкрәеп бетү Тәмам бөкрәю. Ткачлар, көнен-төнен эш өстендә утырып, бөкрәеп бетәләр иде. Г.Тукай. Ничә еллар буе кырда йөреп, Бөкрәеп беткән бер урак, Теше сынып, тәмам эштән чыгып, Чормада ятты бик озак. М.Гафури. Сафия апа ябык йөзле, эшли-эшли бөкрәеп беткән бер авыл хатыны иде. А.Алиш. Чөнки бөрешеп, бөкрәеп беткән кортканың, яшь бичәләр кебек, ир хыянәте турында сөйләве – үзе бер тузга язмастай хәл ---. Ф.Баттал Бөкрәеп калу Ниндидер эш-хәлләрдән соң бөкре барлыкка килү, бөкрелек саклану. Шулай, дустым, әле кичә генә Бәләкәйләр идек, нәниләр. Олыгаеп, бөкрәеп калдык, Ташлап киткәч безне әниләр. И.Юзеев. Ануны сугышка алганнан бирле, аның кәефе китте, тагын да картаеп, бөкрәеп калды, сөйләшмәс булды, кырысланды. Г.Гомәр Бөкрәеп килү Бөкрәйгән торыш алу. Апай, киергесенә иелгән килеш, бераз шулай чигеп утыра да, бөкрәеп килгән аркасын турайтып, әнигә карап ала. Г.Бәширов Бөкрәеп китү Бөкрәйгән торыш алу; кинәт бөкрәю. Тырпаеп киткән мыеклар һәм югарырак башы; Нәкъ дуга күк бөкрәеп киткән песинең аркасы. Г.Тукай Бөкрәеп тору Билгеле бер вакыт дәвамында бөкрәйгән хәлдә булу. Аның өенең алдында --- бер караганда, картайганнан арып, билен тота алмаенча, бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Г.Исхакый Бөкрәя бару Торган саен ныграк бөкрәю. Кеше, картайган саен, җирнең тарту көчен күбрәк тоя, тарту көченә бирешә – бөкрәя бара. Ш.Галиев Бөкрәя башлау Бөкрәергә тотыну. Бөкрәя башлаган йортның ишегенә, ишелеп төшмәсен дип, билбау белән ныгыткандай, аркылы такта сукканнар икән. Р.Мулланурова Бөкрәя төшү Бераз бөкрәю. Ул, гадәтенчә, таягына таянып, бөкрәя төшеп, зираттан кайтып килә иде. Ә.Еники. Йосыф кахан аның бөкрәя төшкән аркасына карап калды. М.Хәбибуллин. [Сталинның] Муены алга таба бөкрәя төшкән сыман. М.Мөхәммәдиев. Сабир бабай исә шактый бирешкән, сакал-мыеклары тәмам агарган, гәүдәсе дә бөкрәя төшкән. Г.Әпсәләмов |