БӨКЛӘ’Ү ф. 1) Кәгазь, тукыма, тимерчыбык һ.б.ш. әйберләрне, почмакландырып яисә як-якларын кара-каршы китереп, ике яки берничә катлы итеп бөгү. Әхмәт, гасабиланып, кулындагы тәмәкесен бөкләп ташлады да ачулы күз белән Вәлигә карап алды. Ш.Усманов. Француз яулыклар киштәдә – Бөклә дүрткә-бишкә дә, шул, Сезнең белән күрешүләр Кермәс инде төшкә дә, шул. Җыр. --- барысын, бөкләп, портфеленә тыга да, өенә кайткач, ашыкмыйча, иркенләп карый. Ә.Еники. Кулындагы ручкасын сындыра язып, бармаклары белән бөкләргә маташкандай итте. Ф.Садриев

2) Буыннан бөгеп, үзенә тарту (мәс., кулны, аякны) . Сәкегә, бер аягын бөкләп, икенчесен салындырып, егерме яшьләр чамасындагы бер хатын утырган. С.Җәләл

3) күч. к. бөгү ( 7 мәгъ.). Дүрт-биш сохари бөкләгәч, солдат тагын терелде. Бәет. --- күз ачып йомганчы, тавыкны бөкләде. А.Гыйләҗев. Әйдәгез, кайнар шулпага кадәр берәрне бөклик әле, күптәннән инде мондый шәп коньяк эчкән юк... Р.Мирхәйдәров

4) күч. Буйсындыру. Акыллы кеше хатынын үтерми, акыллы кеше хатынын, менә болай бөкләп, учында гына тота. М.Маликова

5) күч. Төгәлләү, тутыру (яшь, гомер турында). Күп булса, алтмыш-җитмеш ел яшисең. Хәзер икенче дистәне бөклисең. А.Гыйләҗев

Бөкләп алу Тиз генә бөкләү. Инде менә, бөкләп алып, допросларга олактырасылар, дип уйлаган гынаем, име, эчләр жу итеп китте. Р.Гаффар

Бөкләп ату 1) Бик тиз, аннан-моннан бөкләү

2) күч. Кыйнау

Бөкләп бару Тоташтан, бер-бер артлы бөкләү

Бөкләп бетерү 1) Бик күп тапкырлар бөкләү. Мондагы ят күзләрдән яшерер өчен, [хатны] ничәгә бөкләп бетергәнсең. Н.Хәсәнов

2) Барысын да ахырга хәтле бөкләү. Айгөл белән Таһир зал ягына кереп киттеләр, ә Сөембикә кыстыбыен бөкләп бетерергә ашыкты. Ф.Садриев

Бөкләп кую 1) Бөкләнгән хәлгә китереп калдыру. Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Ә.Еники

2) күч. Бик тиз ашап бетерү. Ул [Ирек] бер коштабак ашны бөкләп кенә куйды. Ф.Садриев. Арка-җилкә калын, авырлыгы йөз егерме кило булыр, бер ашаганда сигез өчпочмак бөкләп куя торган ирләр затыннан бу. М.Мәһдиев

Бөкләп салу 1) күч. Җиңү, өстен чыгу

2) күч. Бик тиз ашап бетерү. Элгәре ярты казан бәрәңге белән өч-дүрт телем кара ипине бөкләп салыр идек тә, җәяүләп, биш аулны урар идек. Н.Гыйматдинова

Бөкләп ташлау Тиз арада бөкләү. Аш белән икешәр кадак күмәчне бөкләп ташладык. Г.Гобәй. Әмма ирдәүкә шул. Бөкләп кенә ташлаячак, тәмуг газаплары күрсәтәчәк. Ф.Яхин

Бөкләп чыгу Һәрберсен, бер-бер артлы, ахырына кадәр бөкләү

Бөкли бару к. бөкләп бару. Ул, кырт кисеп, үтә конкрет гәпләшергә күнеккән, кул бармакларын берәм-берәм бөкли барып сөйләүчән. Б.Камалов

Бөкли башлау Бөкләргә тотыну

Бөкли төшү Тагы да бөкләү; бераз бөкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә