БӨКЕЛӘ’Ү ф. Бөке тыгу. Бар, кадерлем, ваннаны яхшылап ю да кайнар су белән йөгерт, тишеген бөкеләгәч, ярты кап чамасы порошок сал. Ф.Баттал. Бензин багын да чүпрәк белән генә бөкеләгәнсең бит! Ф.Баттал. Шешәләрне бөкеләгәч, кайнап торган суда 30 минут стерилизациялиләр. Йорт эшләре Бөкеләп кую Алдан бөкеләү, бөкеләгән хәлгә китереп калдыру. Авылдашлар урманда берәүнең утынын урлыйлар икән. Утын хуҗасы кем икәнен белмәкче һәм ачу алмакчы. Утынны бораулап, дары тутыра, бөкеләп куя. Ш.Галиев Бөкеләп тору Билгеле бер вакыт аралыгында, вакытлыча бөкеләү Бөкеләп чыгу Һәммәсен дә бөкеләү Бөкели бару Берсе артыннан берсен бөкеләү |