БӨКЕ и. 1) биол. Кайбер агачларның (мәс., бөке агачының) калын җиңел кайрысы. Бөке барлыкка килгәнче, тиречек катлавы астында кабыкның яшь күзәнәкләре була. Биология 2) Кайбер савытларның авызын, шулай ук тишекне каплый торган әйбер; тыккыч. --- Абу баба, ашыкмыйча гына, шешәнең авызына суккалады, сургычын ватып, бөкесен ачты. Б.Сөләйман. Уртада табын солтаны – бөкесе ярым ачылган шома кара пичәтле затлы коньяк. Ш.Рәкыйпов. Тишекләрнең һәр икесенә дә агач бөке кагылды. Ф.Яруллин 3) күч. Юлда, транспортның гадәттән тыш күп туплануы сәбәпле, хәрәкәт начарлану яки тукталу. Аның туктавы аркасында, бу дөнья чылбырының бөтен рәте чуалыр, башкалар да туктар, тыгылыр, юл хезмәткәрләре теле белән әйтсәк, «бөке» ясалыр иде. М.Мәһдиев. [Камил белән Чәчкә] «Бөке»ләрдән атылып чыга-чыга, Мусин урамына килеп җиттеләр. Ф.Яруллин 4) мед. Канда фибриноген хәлендә булган фибрин җепселләре аерылып чыгу сәбәпле, кан тамырлары тыгылудан гыйбарәт авыру. Тромбоцитлар үзләре генә зур бөке хасил итә алмыйлар. Бөке канда фибриноген хәлендә булган үзенә бертөрле аксым-фибрин җепселләре аерылып чыгу аркасында ясала. Кызыклы физиология ◊ Бөке булып йөрү Вакытлыча кирәк булу |