БӨҖӘК и. биол. Буынтыгаяклылар тибының бер классына караган, төрле зурлыкта, төрле төстә булган, очуга җайлашкан ике җенесле җан иясе. Бөтен нәрсә матур, бөтенесе күркәм, бөҗәгеннән башлап, һәр җан иясе сиңа елмаеп-көлеп карый кебек. Ф.Садриев. Бөҗәкләр – алты аяклы буынтыгаяклылар алар. Биология. Фән, шул исәптән бөҗәкләр турындагы фән дә, аларга хезмәт иткән төрле кешеләрнең гаҗәеп язмышлары белән тыгыз бәйләнгән. Кызыклар дөньясында 2) күч. гади с. хурл. Бала яки дәрәҗәсе бик кечкенә булган кеше. Әллә үзеңне минем белән чагыштырыр идеңме, гыйбад?! Утын түмәре! Бөҗәк! А.Гыйләҗев. – Лыгырдама, бөҗәк! – дип акырды Салих. Чаян. --- Парсегян «эшем кешеләре» арасында бер вак бөҗәк кенә булып, бүгенге абруе исә элек кылган җинаятьләренең «данлы» эзе генә икән. Р.Мирхәйдәров. Кеше түгел ул, бөҗәк! А.Хәлим |