БӨЕР и. анат. 1) Умырткалыларда бәвел бүлеп чыгару функциясен үти торган әгъза. Бәлки, бөер өянәге кузгалып, авыртуга чыдый алмагандыр да, бөер ташы теткәләнсен, дип аткандыр. Ә.Баянов. Бүлеп чыгару функциясен бөерләр үти. Зоология. Чөгендер бавыр, бөерләр, үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Мәдәни җомга. Ә кызыйга бандаж кидерегз, бөере төшкән кызыгызның! Сөембикә 2) Гәүдәнең бөер урнашкан урыны. Әнә карчыгына игътибар ит, киң итәкле озын күлмәген бөеренә кыстырып куйган да олы табактан тирән эчле тустаганнарга бишбармак бүлә. Ф.Мансуров ◊ Бөергә таяну 1) Гамьсез, илтифатсыз кыяфәт алу. Әхәт аның кырына ук килеп баскан да, бөеренә таянып, һич тайчынмыйча, әңгәмәне тыңлап тора иде. А.Гыйләҗев. Кайгы инде аны, мәйдан тоткан батыр шикелле, бөеренә үк таянып көтеп тора. Х.Сарьян; 2) Масаю, һавалану. Бөеренә таянды да кечкенә генә ап-ак итек-читекләре белән юеш кар чәчрәтеп, бөтерчектәй бөтерелеп куйды, кыбырсык. Г.Сабитов. Бөергә тию (төшү, үтү) Үзәккә үтү, теңкәне корыту, йөдәтеп бетерү. Бу елны Мишель мәктәптә укымый иде инде. Булган булса, бөеремә үтеп кереп, хәсрәтемне арттырган гына булыр иде. Р.-Н. Гүнтәкин. «Өч бала атасы» Батталның бөеренә тиде. Р.Сибат |