БӨЕКЛЕК и. 1) Бөек булу; даһилык. Хуҗабыздан ярдәм иңәр синең өчен, – Сиңа хөрмәт һәм бөеклек килер имди. Кол Гали. Шул текә баскычлардан йөри-йөри, биеклеккә вә бөеклеккә менә-менә егылды ул. К.Латыйп

2) Кешедә хөрмәт, олылау, соклану хисләрен тудыра торган сыйфат. Исемеңдәге кебек, үзеңдә дә бөеклек мәгънәсе балкып торсын. Г.Тукай. Кайчагында түбән тәгәрәү дә Бөеклеккә илтә дөньялыкта. Р.Зәйдулла. Югарылыкны, колачлылыкны күңел биеклеге, күңел бөеклеге хәл итә. К.Латыйп

3) Кешенең даһилыгы, үзенең, гадәттә, чиктән тыш кирәклеге турындагы уй-фикере, тойгысы. Бөеклек, өстенлек тойгысы аның канына сеңгән. Ф.Хатипов. Шунда Чәмәтне капыл бөеклек өянәге борып алды ---. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә