БӨЕК с. 1. Гадәттәгедән мөһим, әһәмияте, тоткан урыны зур булган. Бу төшеңдә бөек бәхет күрнер имди... Кол Гали. Ул бит – Бөек Ватан сугышы ветераны, заманында данлыклы аучы, ударник булган кеше ---. Ш.Бикчурин // Дәрәҗәсе югары, даһи; олуг. Биеклек – ул бөек хисләр иле кебек. Г.Афзал. Баксаң, бөек шагыйрьнең дә үз борчулары, зар-моңнары, хәтта дошманнары да бар икән. Таныш өянкеләр 2. и. мәгъ. Даһи, олуг кеше. Бер бөеге, әгәр ышандыра алмасаң, алдаштыр, шомарт, анысын да булдыра алмасаң, дөресен сөйлә, дигән. Т.Галиуллин. XX йөз башы бөекләре Тукай, Исхакый, Ибраһимов һ.б. иҗатының яңачалыгын, татар әдәбияты үсешенең алтын чорына керүен аңлап, аңлатып бирердәй Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, соңрак Г.Нигъмәти, Г.Галиләргә ихтыяҗ туа. Т.Галиуллин. Чөнки ул бөекләр тарихны гадел ысул белән өйрәнгәннәр, төркемнәргә бүлешмәгәннәр. М.Әмирханов. Бөекләрнең мәетләренә дә тынгылык юк! А.Гыйләҗев |