БӨДРӘЛӘ’Ү ф. 1. Махсус рәвештә бөдрә итү, бөдрәләр ясау. Ул [чәчен] үзе бөдрәли булса кирәк. А.Шамов

2. бөдрәләп рәв. мәгъ. Купшы итеп, матур сүзләр кыстырып. Бөдрәләп сөйли белмим... А.Гыйләҗев

Бөдрәләп бетерү Бөтенләй бөдрәләү; бөдрәләү эшен төгәлләү

Бөдрәләп чыгу Һәммәсенә бер-бер артлы бөдрәләр ясау; башыннан ахырына кадәр бөдрәләү

Бөдрәли төшү Беркадәр бөдрәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә