БӨДРӘЛӘНҮ ф. Бөдрәләр барлыкка килү, көдрәләнү, бөтеркәләнү; бөтеркәчләнү. Кара төтен бөдрәләнә. А.Шамов. [Таңсылуның чәчләре] Дулкын-дулкын булып бөдрәләнеп, иңнәренә төшкән. Г.Сабитов

Бөдрәләнә бару Торган саен ныграк бөдрәләнү

Бөдрәләнә башлау Бөдрәләнергә тотыну. Бөдрәләнә башлаган болытлар яңгыр булып яварга җыеналар. Г.Кутуй

Бөдрәләнә төшү Бераз бөдрәләнү . «Бөдрәләнә» төшкән яшел тунын Астына ул җәеп ятучан. Х.Туфан

Бөдрәләнеп бетү Тәмам бөдрәләнгән булу

Бөдрәләнеп йөрү Билгеле бер вакыт дәвамында бөдрә булу. Тик бу Сәкинәне һич тә пошындырмый, чөнки сынган чәч, барыбер, бераз вакыт бөдрәләнеп йөри. Ф.Яруллин

Бөдрәләнеп китү Бераз бөдрәләр барлыкка килү. Саргылт чәче, үз иркенә чыккач, бөдрәләнеп үк киткән. С.Сөләйманова

Бөдрәләнеп тору Даими рәвештә бөдрә хәлдә булу. Атаманның әле генә бөдрәләнеп торган саламдай чәчләре күз ачып йомган арада көл төсенә кергән. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә