БӨДРӘ с. 1. 1) Көдрә, бөтерелеп торган, бөтеркәле (чәч, йон һ.б.ш. турында). Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, дәртле егет-ирләр. Г.Афзал. Башындагы ак шапкасы астыннан кызның вак бөдрә чәчләре чыгып, күпсанлы кара алкаларны хәтерләтәләр. Р.Кәрами. Өстендәге таушалган костюмы белән бөдрә чәченнән башка берние дә юк, чөнки. М.Маликова // Бөдрәләре булган, бөдрә чәчле, йонлы. Лариса, киная белән, бөдрә башлы инженерга күз салды. М.Маликова. [Капитан] Аннары, каршына кәгазь бите шудырып, чал, бөдрә башын кырын салып, язарга кереште. М.Маликова 2) шигъ. Кабарып, куе булып күренә торган, күперенке. Җиз дагалар аның [атның] аягында, Ефәк тасма бөдрә ялында. М.Җәлил. Бөдрә тал да бер талпына Очкан кошлар артыннан. Г.Мөхәммәтшин. Су буйлары ямьле Бөдрә таллар белән. Г.Афзал 2. и. мәгъ. Чәчтәге, йондагы бөтеркә, көдрәләр. Маңгай бөдрәләрем әкрен генә җилдә тирбәлә. М.Хөсәен |