БӨГҮ ф. 1) Ян-якларын бер-берсенә якынайтып бөкләү. Берничә тапкыр тирәнрәк итеп салып карасам да эш чыкмады: [балыклар] кармагымны бөгеп яисә сындырып качтылар, болар өчен теле очына якын корыч кармаклар кирәк. Г.Ибраһимов // Дуга сыман итеп сыгылдырып ясау. Элмә – тәгәрмәч тугымына, чана табанына китә, дуга бөгәргә. М.Мәһдиев. Гафиятулла колхозга тугым бөгә. Ф.Хөсни // Чит-читләрен бөкләп, кирәксә, сырлар ясап эшләү. [Фәридә Фердинантка:] Кияү пилмәнен дә бөгәрсең. Х.Ибраһим 2) Әгъзаларны буыннан бөкләү. Кыз да, башын аз гына яшь егет тарафына бөккән дә, күзе берлән, йөзе берлән тегенең сүзләренә чумып тыңлый. Г.Исхакый. Буын ул, кая бөксәң, шунда кәкерәя. Ә.Гаффар. Ул, бармакларын тырпайтып, аларны берәм-берәм үзенә таба бөгеп күрсәтте. Г.Бәширов. Кулны терсәктән бөгәләр. Йорт эшләре 3) Ию, түбәнгә карау; сыгылдыру, салындыру . Башыңны түбән бөгеп бар. М.Гафури. Йолдызлар боз ватыклары кебек төссезләнделәр, үләннәрне аска бөгеп, кинәт җил исте. А.Гыйләҗев 4) Кирегә бөкләп, кайтартып тегү. Зәйнәп, урындык өстендә утырып, бер яулыкның читләрен бөгә иде. Дәрдемәнд 5) күч. Ныклыгын какшату, хәлсезләндерү, көчен алу. Төзәлмәс авыру кешене бөгә 6) күч. Тыңлату, буйсындыру, тез чүктерү; рухи яктан җиңү. --- егетне фашистлар бөктеләр микәнни? К.Латыйп. Гашыйк ирләр – утта кызган тимер кебек: Бөгеп була, сугып, бөгәрләп. И.Гыйләҗев. Сыеныр куен, таяныр җилкә булмады, һәм аны кая кирәк – шул якка бөктеләр. Р.Кәрами. Тик мине ничек кирәк – шулай бөктеләр. Ф.Садриев 7) күч. Үз белдеге белән эшләү, үзе белгәнчә фикер йөртү; артыграк кылану. Күрмәмешкә салышсаң, җиңелрәк бит, шуңа турыны бөгә. А.Гыйләҗев. Кайнеш бит үзебезнеке, гаепкә бөкмәс. Р.Мөхәммәдиев. – Ә акчаны түләмәде, – дип, үзенекен бөкте Зиннәт, үҗәтләнеп. З.Мирзануров 8) күч. сөйл. Ашау, эчү (тиз һәм күп итеп) . Бәлешләрне бөгеп, Балны сөзеп, «Әнвәр» диеп исем бирделәр. Һ.Такташ. Җыеннан ачыгып та кергәч, без аны, иркен сәкегә аякларны бөкләп утырып, сөтле чәйне эчә-эчә, әйбәтләп бөктек кенә!.. Шәп төште бер таба коймак. Ә.Еники. Шешәне мин ул имгәкләрдән башка да шәп бөгәм. Н.Гыйматдинова 9) күч. сөйл. Күп, матур сөйләү. – Син, Федоркин, философ икәнсең, белмәгән идек, – дип көлгән итте гаепләүче. Аннары, бераз уйланып яткач, өстәде: – Ну, бөктең үзең дә, Федоркин, җиңү генә булмый, имеш! Х.Камалов Бөгә бару Һәммәсен, һәркайсын бер-бер артлы бөгү. Шул ук вакытта сул кул бармакларын бөгә барды. Санап бетерде дә: – Менә миңа тагын эш... Н.Фәттах. Авыз эченнән бер исем әйткән саен, берәр бармагын бөгә барды. Ф.Яруллин Бөгә башлау Бөгәргә тотыну. Имән очындагы нечкә ботакны сайлады да, келәшчә белән йолкыгандай, боргалый, бөгә башлады. М.Рәфыйков Бөгә тору Даими рәвештә бөгү Бөгә төшү Беркадәр бөгү. Аякларын бераз бөгә төшеп, әкрен генә биеп китте. Р.Кәрами Бөгеп ату Бик тиз арада бөгү Бөгеп бетерү 1) Барысын да бөгү. Кул бармакларыңның барысын да бөгеп бетерәсең: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тәрәзәләренең очына чыга алмыйсың. А.Алиш 2) Төбенә кадәр бөгү Бөгеп җибәрү Кинәт бөгү. «Бик каты кыланмыйбызмы без кешеләр белән? Бөгеп җибәрмибезме икән? Кояш астында һәркемнең дә яшәргә хакы юкмыни?» – дип уйлый Сәрвәр. Ф.Хатипов Бөгеп калу Бөгәргә өлгерү. Ягъни, баланы да яшьтән үк яхшы гадәтләргә, эшкә бөгеп кал, соңыннан авырга туры килер, дигәне. Н.Исәнбәт Бөгеп кую Бөгелгән хәлгә китерү. Еллар аның төз гәүдәсен инде Бераз куйган бөгеп. Р.Әхмәтҗан. Дүртенче бармагын бөгеп куйды Арам. Р.Мөхәммәдиев Бөгеп салу Җиңү; уздыру. Карама беләккә, кара йөрәккә, диләр бит. Шулай булгач, син дә минем яшемә карама. Егерме яшьлек егетләрне бөгеп салам әле мин. Р.-Н. Гүнтәкин Бөгеп ташлау Тиз арада бөгү Бөгеп чыгу Һәрберсен берәм-берәм бөгү |