БӨГЕШТЕРҮ ф. 1) Аннан-моннан, ничек җитте шулай гына бөккәләү, бөгү ( 4 мәгъ.), теккәләп чыгу 2) күч. гади с. Ялганлау. Син, мөгаллим, бөгештермә! Г.Бәширов. Син, Шәрифуллин, бөгештермә! Без алай сөйләшмәдек. Ф.Садриев 3) күч. гади с. Җайлау, җаен табу Бөгештерә килү Электән, һәрвакыт бөгештерү Бөгештерә төшү Азрак бөгештерү Бөгештереп ату Бик тиз арада, аннан-моннан бөгештерү Бөгештереп бетерү Бөтенләй бөгештерү Бөгештереп ташлау Бик тиз, кыска гына вакыт аралыгында аннан-моннан бөгештерү Бөгештереп тору 1) Әледән-әле, даими бөгештерү 2) Сөйләгән, әйткән, күргән һ.б.ш. вакытта бөгештерү Бөгештереп чыгу Тукымадан эшләнгән нәрсәләрне башыннан ахырына кадәр бөгештерү |