БӨГЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. бөгү ( 1–5 мәгъ.). Борын-борын чакта, Мин бай чакта, Бер салмалык он бар чакта, Атай яшь чакта, Үзем карт чакта, Бөгелмәгән җәя белән, Юнылмаган ук белән Атып салдым саескан ---. Такмаза

2) Иелү; сыгылу. Бу фикерне раслагандай, сабырсыз Маруся, әкрен генә бөгелеп, иреннәрен кара туфракка тигезде. Ш.Рәкыйпов

Бөгелә бару Торган саен ныграк бөгелү

Бөгелә башлау Бөгелергә тотыну

Бөгелә бирү Бераз бөгелү. Туйда да бит аңа һәммәсе, бөгелә биреп, «туташ» кына дип дәштеләр. Ә.Еники

Бөгелә төшү Бераз бөгелү. Аның сыны, егылмыйм, дип куркып, бөгелә төште. Г.Исхакый. Айның туфрагы көпшәк һәм бераз тайгак булса да, Армстронг белән Олдрин башта көңгерә кебек сикергәләп маташалар да, тиз арада, бераз алга бөгелә төшеп, Җирдәгечә гади генә атлап китәләр. Кызыклар дөньясында

Бөгелеп алу Тиз генә бөгелү, иелү хәрәкәте ясау

Бөгелеп бетү Бөтенләй бөгелгән хәлгә килү. Койма башлары кителгәнче, алюмин таяк кәкрәеп, бөгелеп беткәнче, такталарны кыйнады. Ф.Садриев

Бөгелеп кую Бер тапкыр бөгелү хәрәкәте ясау

Бөгелеп тору Сыгылган, бөгелгән хәлдә булу. Шкафыбыз киштәләре Хәтта бөгелеп тора. Г.Мөхәммәтшин. Алар [тешләр] рәт-рәт булып урнашкан, очлары артка таба бөгелеп тора. Кызыклы физиология

Бөгелеп төшү Көчле физик яки рухи авырлыктан хәлсезләнү, егылу. Һәм Рабига җиңги, сәкесенә бөгелеп төшеп, үзе дә елый башлады. А.Хәлим. Егет «аһ!» дип башын тотты һәм бөгелеп төште. Р.Кәрами. Ләкин кинәт тавышы өзелде, бөгелеп төште һәм иңбашлары калтыранып китте. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә