БӨГЕЛЕШ и. 1) Бөгелгән урын. Тукта, каш бөгелеше дә, ирен почмакларындагы нечкә генә сызык кисәге дә, аскы тешләренең төзелеше дә аныкына охшаган түгелме соң?.. Ш.Маннур. Монысы – рауза чүпләме. Якты, зиһенле сурәт, әйеме? Монысы – канәфер чүпләме. Бөгелешләренә игътибар ит! А.Хәлим. Кыяфәтенә кара: муенга кадәр төшеп, тыңлаучан яткан кап-кара чәч куелыгы, шакмаклы ияк белән тәмамланган озынча йөз, шул йөзне икегә аерып, кыю бөгелеш ясап төшкән ассирия борыны. М.Галиев. Олы кешенең умырткалыгында бөгелешләр бар. Тиз, кискен хәрәкәтләр вакытында, бөгелешләр пружина кебек сыгыла һәм бәрелү-сугылуларны йомшарта. Биология: Кеше һәм аның сәламәтлеге

2) диал. Борылыш, борылма, чат. Ул [юл] бөгелеш[ендә]тә күздән югалды. Н.Исәнбәт

3) күч. кит. Эшне бозу, дөрес юлдан читкә тайпылу. --- әмма аңлашылып җитми, күмәкләшү ирекле дә булсын, бөгелешләр дә булмасын, шул ук вакытта, партиянең, көзгә кадәр коллективлаштыруны төгәлләргә, дигән күрсәтмәсе дә үтәлсен. Ф.Сафин. Бу өч пәрдәлек комедия күмәкләшү вакытында булган кайбер бөгелешләрне җанландыруны да үз эченә ала. Т.Гыйззәт // Законсыз юллар белән башкарылган эш. Бу унга ун итеп салынган нарат сарайга Җәүдәтнең Уфада унбиш ел буе тир түгеп яулаган ике бүлмәне, аннан аны, шул ук кырык бөгелеш һәм кырык сыгылыш аша, Чаллының сигезенче катына алыштыра алган шул ук ике бүлмәле фатирын ун мәртәбә сыйдырып булыр иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә