БӨГЕЛӘ’-СЫГЫЛА рәв. Нык бөгелеп; гәүдәне уйнаклатып. Җирән атлар анда, бөгелә-сыгыла, Рельс буйлап күмер тарталар. Н.Баян. Кыз, көлүен башкаларга сиздермәскә тырышып, әйләнә эчендә бөгелә-сыгыла торучы егеткә ымлады. К.Тимбикова. Анатолий бөгелә-сыгыла гафу үтенде, рәхмәт әйтте. С.Поварисов |