БӨГӘРЛӘ’Ү ф. 1) Өстенә басу, утыру нәтиҗәсендә нәрсәне дә булса җыерчыкландыру, чит-читен эчкә кайтару; тигезсез бөкләү, йомарлау. Сылу гәзитләрне, бөгәрләп, тартмага тутырды, күлмәк итәкләрен сыпырып, чәчен төзәткәләде. Н.Гыйматдинова

2) Буыннан бөкләү. Садри абзый, бармакларын бөгәрләп, стакан авызыннан кечерәк түгәрәк ясап күрсәтә. И.Сирматов

3) күч. гади с. Буйсындыру. Сабырсыз шул хәзер хатыннар да, тиз арада гына, ирне, бөгәрләп, олтан астына тыгуны кулайрак күрәләр. Р.Зәйдулла

Бөгәрләп алу Тиз арада, кинәт бөгәрләү

Бөгәрләп ату Кинәт, ачу белән бөгәрләү. Ул күлмәк сайлавын карап торсаң, эчең поша башлый: берсен ала, берсен сала, берсен кия, берсен үтүкли, бөгәрләп ата, тагын бүтәнен эзли. К.Кәримов

Бөгәрләп бетерү Тәмам бөгәрләгән хәлгә китерү. Иске пәлтәдән бозып ясалган драп кепкасын бер салды, бер киде, тәмам бөгәрләп бетерде. Рифә Рахман

Бөгәрләп салу Буйсындыру, җиңү. Нык якаңнан тота, Өчкә бөгәрләп сала да Ач бүредәй йота. Р.Шиһапов

Бөгәрләп ташлау 1) Көтмәгәндә яки ачудан тиз генә бөгәрләү. Ә Фәйрүзәнең куе үлән арасына бөгәрләп ташлаган гаризасын берәү дә күрми калды. К.Тимбикова

2) Көчен, хәлен алу, сәламәтлеген бетерү, бөгү. « Дөнья» дигәнең нинди генә кешеләрне бөгәрләп ташламый. И.Гази

Бөгәрләп тору Дәвамлы рәвештә яки әледән-әле бөгәрләү

Бөгәрләп чыгу Барысын да бөгәрләү

Бөгәрли башлау Бөгәрләргә тотыну

Бөгәрли төшү Бераз бөгәрләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә