БӨГӘРЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. бөгәрләү. Рәшидә пальтосының капчыкта ятып бөгәрләнгән икәнен исенә төшерде. М.Маликова

2) Гәүдәне, аерым әгъзаларны бөгү, йомарлау. Алга сузылган ике кулының бармаклары, төймә тоткан көе, бөгәрләнеп катып калды. М.Кәрим. Алабуганың тартышып бөгәрләнүе --- Ирекнең күз алдыннан китмәде. Ф.Садриев. [Керпе] Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады. С.Әдһәмова

Бөгәрләнә бару Торган саен ныграк бөгәрләнү

Бөгәрләнә башлау Бөгәрләнергә тотыну

Бөгәрләнә төшү Тагын да бөгәрләнү

Бөгәрләнеп бетү Бөтенләй бөгәрләнгән хәлгә килү. Погоннары бөгәрләнеп беткән. М.Юныс. Контролёр хатын, иске сумкасыннан бөгәрләнеп беткән берлекләр, көмеш-бакыр тиеннәр чыгарып, кат-кат, озаклап санады. Р.Вәлиев

Бөгәрләнеп калу Бөгәрләнгән хәлгә килү. Орлыктан бушагач, кузак кабыгы, ике якка аерылып, сырлы мөгез шикелле бөгәрләнеп калды. Р.Батулла

Бөгәрләнеп килү 1) Үзеннән-үзе бөгәрләнү, җыерылу (тукыма, кәгазь турында)

2) Бик каты авыртудан бөтенләй бөгәрләнү, җыерылу

Бөгәрләнеп тору Бөгәрләнгән хәлдә булу

Бөгәрләнеп төшү Көтмәгәндә, көчле авыртудан, авыр сүзләрдән бөгәрләнү, бөгелү. Арслан бөгәрләнеп төште, сулышы кысып алды. Ф.Гыймалетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә