БӨГӘЛЧӘН и. зоол. Кигәвеннәр ыругыннан, личинкалары эре терлек тиресе астында паразит булып яшәүче, койрык өлеше нечкәреп бөкрәеп торган ике канатлы бөҗәк. Атка җайсыз: кигәвен, бөгәлчән каныга. Ә.Гаффар. Бөгәлчәннәр йорт хайваннарына, кигәвеннәр кебек, тукланыр өчен түгел, бәлки йоннарына күкәй салыр өчен генә ташланалар. Биология. Кайбер бөҗәкләр, әйтик, «бөгәлчән» дигән кигәвен һәм су корты йомыркаларын су өстендә асылынып торган яфракларга салалар ---. Кызыклар дөньясында |