БӨГӘЛҖӘ и. диал. 1. Гадәттә элү, эләктерү, тоташтыру өчен җайланган боҗра яки ярым боҗра формасындагы әйбер. Сынган инде көмеш беләзекләр, Алкаларның сынган бөгәлҗәсе. Л.Шагыйрьҗан 2. с. мәгъ. Шул формада булган, шул формада эшләнгән яки шул форманы алган. Йорт уртасына бөгәлҗә артлы җиңел кара утыргыч чыгарып куйганнар. М.Әмир |