БӨГӘЛ и. диал. Борылыш. Кызык икән бу «дөнья» дигәнең! Бер бөгәле икенче бөгәл эченә керә дә утыра. А.Хәлим. Әнә, аскы яклап, бөдрә таллар, карт өянкеләр һәм шомырт туйралыклары арасыннан бөгәлләр ясап, Усылы елгасы, үз дулкыннарын вак чуерташлар өстеннән --- Ырынбур далаларына тәгәрәтә-тәгәрәтә, күздән югала. А.Хәлим |