БОЯР и. төрки тар. («бай әр» сүзеннән) ХVIII гасыр башына кадәр Борынгы Русь һәм Мәскәү дәүләтендә югары катлау вәкиле, эре җирбиләүче. Европа байлары тырышалар Кол итәргә безне боярга. Г.Камал. Элек заманда бояр балалары гына офицер була торган иделәр бит! Ш.Камал

◊ Бояр егете кебек иск. Купшы, матур, бай киенгән ир кеше турында. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә