БОТФОРТ и. фр. 1) иск. Гаскәриләрнең өскә таба киңәеп киткән, озын каты кунычлы итеге. [Патша һәйкәлдә] Башына да кимәгән, чәчләре бөдрәләнеп тора (әллә парик микән), мыегы – нәкъ рәсемнәрдәгечә, тезенә хәтле җиткән өс киеменнән; киеме, гомумән, катлы-катлы шикелле, уң иңеннән биленә тасма төшә, киң билбау, чалбар, берсен алгарак чыгарып баскан аякларында озын кунычлы, тез турында киңәеп киткән итек – ботфорт. Р.Кәрами

2) Хатын-кыз итегенең озын кунычлы моделе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә