БОТКАЛАНУ ф. 1) Артык куерып китү (аш турында) 2) Юешләнүдән, җебүдән йомшаган, баткакланган хәлгә килү (аяк астындагы җир, туфрак) Боткалана бару Торган саен ныграк ботка хәленә килү, куеру Боткалана башлау Боткаланырга тотыну Боткалана бирү Боткалануын дәвам итү Боткалана төшү Бераз боткалану Боткаланып бетү Тәмам ботка хәленә килү. Кайчандыр яшь кызлар, киленнәр йөзе чагылган коелар ләмләнеп, боткаланып беткән. Р.Фәйзуллин Боткаланып килү Акрынлап, боткаланганы сизелә башлау Боткаланып тору Боткаланган хәлдә булу |