БОТКА и. 1) Ярманы сөткә яки суга салып пешерелгән куе ашамлык. Тоз салып, ботканы болгатырга керешә, өйгә тәмле ботка исе чыга. И.Гази. Балага тимергә аеруча бай булган солы боткасы ашатыгыз. Сөембикә // Шул ашамлыкка охшаш катнашма. Күгәрченнәр үз балаларын беренче 18 көндә «сөт», ягъни бүксәләрендә барлыкка килә торган ак төстәге ботка белән туендыралар. Кызыклар дөньясында 2) Су, дым тәэсирендә изелеп йомшарган урын. Аяк асты боткага әйләнгән 3) күч. Берәр нәрсәнең буталган катнашмасы, күп булып өелгән өеме. Кулларын иркәләп чәүмәшкән вак балык боткасын ул ике кулының бармаклары белән сөзгечләп укмаштырды да кушучын кояшка чыгарды. А.Хәлим 4) күч. Буталчыклык, артык, кирәксез күп, тәртипсез яткан нәрсәләр. Тәртипсез чуалып беткән, тузгыган кәгазь боткасы эченнән кирәкле кәгазьләрне табуы бик кыен булды. Г.Иделле ◊ Ботка булу, боткага әйләнү Буталчыклану, аңлашылмаслык булу (сүз, эш). Ботка(лары) пешү Үзара уртак фикергә килеп, килешеп эшләү. Шуңа күрә аларның боткалары бик пешми. Ә.Хәбибуллин |