БОТИ’НКА и. фр. Кыска кунычлы шнур белән бәйләнә яисә замок, кнопка белән эләктерелә торган аяк киеме. Трамвайдан төшүчеләр, ботинкаларын, туфлиләрен кулларына тотып, туп-туры суга сикерәләр иде. И.Гази. Ул заманнан бирле минем аякта нинди генә ботинкалар булмагандыр, барысы да онытылган, ә өсте яшел постау ботинкам – һаман күз алдымда. И.Гази. Безгә Казан пычрагында таралмаслык нык ботинкалар кирәк. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә