БОТА’У ф. диал. 1) Ботаклардан арындыру, чистарту. Яшь каенның ботагын Балта бирсәң ботаем. Җыр

2) Саксыз рәвештә өзгәләү, сындыру. Клумбадагы гөлләрне ботау

Ботап алу Вакытның бер аралыгында, бераз гына ботау

Ботап ату Тиз-тиз, аннан-моннан ботау

Ботап бетерү Бөтенесен дә ботау; бер нәрсә дә калдырмыйча ботау. [Шомырт] Өлгереп тә җитә алмый иде, бәгырь! Ул корып аугандырмы, әллә сындырып, ботап бетергәннәрме? Ф.Яхин

Ботап ташлау Берсен дә калдырмыйча, тоташ ботау. Барысын да хәзер ботап ташлыйм, өзгәлим дә җилгә таратам... Р.Харис

Ботап тору Даими рәвештә, әледән-әле ботау

Ботап чыгу Рәттән, барсын да бер-бер артлы ботау. Әлбәттә, малай-шалай җиләкләргә бер дә тынгылык бирми, ә чәчәкләрне, ел саен, беренче сентябрьгә каршы төндә ботап чыгалар. А.Тимергалин

Ботый башлау Ботарга тотыну

Ботый бару Һәрберсен, булган берсен ботау

Ботый бирү Ботавын дәвам итү

Ботый төшү Беркадәр ботау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә