БОТАРЛА’У ф. 1) Санын санга аеру, сөяк-санагын аергалау (ит түшкәсе турында). – Ник [ит] булмасын, – ди, ире әйтә, – амбарда бөтен дию бар, шуны сал, ул да җитмәсә, әнә түрдә тагын бер дию утыра, шуны ботарлап бирермен, – ди. Әкият // Кисәкләргә аерып ташлау, рәхимсез тарткалап өзгәләү, ерту. Ярасыннан сызланып, тагын да ерткычланган бүре, Акбайны үткен тешләре белән ботарлап ук ыргытты. Н.Гыйматдинова. Бүреләр этләрне генә түгел, бер-берсен, хәтта үз балаларын да тотып ботарлыйлар. Кызыклар дөньясында 2) күч. Ерткычларча кыйнап имгәтү; үтерү. Кыскасы, дошман никадәр генә ботарлап ыргытырга тырышмасын, аңа үч итеп, мин һаман яшим, мин һаман исән әле! Г.Бәширов. Дәүләтьяров, үзен ботарларга торган кешеләрне күреп, кинәт шабыр тиргә батты, ни өчендер, борынындагы пенснесын, салып, учына йомарлады... И.Гази 3) Ботакларын сындыру, өзгәләү, аергалау (үсемлекләрне, куакларны). Шомырт агачын ботарлау 4) күч. Авазларны, сүзләрне, гомумән, тел законнарын бозып сөйләү яки көйне бозып җырлау. Ярым урыс буын алга чыкты, Әйтелешне шулар буталый. Миллилекне безнең саклап килгән Төп хәзинә – телне ботарлый. И.Гыйләҗев Ботарлап алу 1) Тиз генә ботарлау, саннарга аеру; бер өлешен каерып бүлү 2) күч. Өстенлекне алу, өстен чыгу. Кияү буласы егет бит син, ату, кара аны, син аласы урынга, кыз үзе сине ботарлап алмасын. Г.Минский Ботарлап ату Тулысынча, аннан-моннан тарткалап, кисәкләргә ботарлау. Аннан аңа өч тәгәрмәчле велосипед алып бирделәр. Малай аны да бик тиз ботарлап атты. Ф.Яруллин Ботарлап бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы ботарлау. Элеккеге елларда, сабыр гына лифт көтәргә түземлеге җитмәгән үсмерләр, әрҗәләрне каерып, килгән почтаны ботарлап баралар иде. К.Кәримов Ботарлап бетерү Тәмам өзгәләп ботарлау. Миләш, шомырт ботакларын кешеләр, каерып-сындырып, ботарлап бетергәннәр. Ш.Галиев. Бүтән ерткычлар исә үз корбаннарының бугазын чәйниләр, канын эчәләр, эчен актаралар, кыскасы, талап, ботарлап бетерәләр. Н.Фәттах Ботарлап кую Алдан ботарлау, ботарланган хәлгә китерү. Өстәл тирәли хатын-кызлар тезелешеп утырганнар иде. Уртада казмы, үрдәкме ята – ул ботарлап куелган. М.Вәли-Барҗылы. Тавыкны да оста гына ботарлап куйды, аннары егетләрне чын ихластан кыстарга тотынды. Ә.Еники Ботарлап ташлау Кызу-кызу, аннан-моннан тарткалап ботарлау. Саташып йөрүче шул шатун, юлында ни очраса, шуны ботарлап ташлый, хәтта ки кешене дә аяп тормый. Р.Мулланурова. Тәмам бар гәүдәмне ботарлап ташлыйсым килә. Г.Камал Ботарлап тору Даими рәвештә, һәрвакыт ботарлау Ботарлап чыгу 1) Тулысынча, башыннан ахырына кадәр ботарлау; беткәнче ботарлау. Шушындый гаҗәп хәлләр белән беррәттән, җимеш бакчаларын ботарлап чыгулар да ешая. А.Алиш 2) күч. Аннан-моннан, сыйфатсыз итеп эшләү. Үткән җәйдә яшьләр ботарлап чыктылар бакчаны. Ф.Сафин Ботарлап яту Әле, хәзерге вакытта, күз алдында ботарлау. Җик Мәргәннең тыны кысылды, үз күзләренә үзе ышанмый торды: анда-санда ишләренең мәетләре ауный, аларны унлап бүре ботарлап ята иде. М.Хәбибуллин Ботарлый башлау Ботарларга тотыну. Тормыш бик ботарлый башласа, баганага сәлам бирердәй буласың. М.Хәсәнов Ботарлый бару Торган саен ныграк ботарлау Ботарлый төшү Тагын да ныграк ботарлау |