БОТА’НИКА и. гр. 1) Үсемлекләр дөньясын (төзелешен, үзенчәлекләрен һәм функцияләрен, Җир шарындагы таралышын, төркемнәрен, үзара бәйләнешләрен, килеп чыгышын) өйрәнә торган фән. Бу үлән Татарстанның башка бер генә авылында да юк, бу үлән ботаника белешмәлекләрендә дә, мин йөргән Цейлон, Һиндстан, Сурия, Италия, Финляндия җирләрендә дә юк. М.Мәһдиев

2) сөйл. Шул фәнне өйрәнә торган уку предметы. Шәүкәт – укытучы. Бишенче сыйныфларда ботаника укыта. Т.Миңнуллин

3) сөйл. Шушы фән буенча дәреслек. Мәсәлән, ботаника дәреслегендә былбылны очратмассың. И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә