БОТА’К ТИШЕГЕ и. 1) Ботакны кисеп алганнан соң, бүрәнәдә, тактада калган эз, чокырлы яки тишек урын. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге. Мәкаль 2) этн. Ботагы аерылып чыгып, күз сыман тишек булып калган, имләү өчен файдаланыла торган ботак төбе (каз бәпкәләрен, чебиләрне, умарта кортларын, күз тимәсен өчен, шуның белән имлиләр) |