БОТАКЛЫ с. Ботаклары булган. Дүрт ягыннан каплап алган куе ботаклы, башларын югары күтәреп торган агачлар, бу бинаны, үзләренең челтәрле күләгәләре белән, кояшның башка каба торган эссесеннән саклап, җиңел вә рәхәт салкынлык һәм ял итү урыны ясыйлар иде. Ф.Әмирхан. Ботаклы-ботаклы кәкре таяк булды бу. Р.Фәизов ◊ Ботаклы көенчә (селтәү) Ничек бар, шулай, булганынча (әйтү), күңелгә авыр тәэсир ясарлык итеп (сөйләү) |