БОТАКЛАНУ ф. Ян-якка яңа ботаклар чыгару, ботаклар җибәреп үсү, тармаклану. Инде ул мәңге тамыр җәймәс, Ботакланмас тагын, икенче кәррә ярмас яфрагын. Г.Тукай

Ботаклана бару Акрынлап, яңа ботаклар чыгарып ботаклану, ботаклары арту

Ботаклана башлау Ботакланырга тотыну

Ботаклана төшү Беркадәр ботаклану

Ботакланып бетү Күп ботаклар чыгарып тармаклану

Ботакланып килү Акрынлап, ботаклар чыгару

Ботакланып китү Кинәт ботаклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә