БОТАК и. 1) Агач кәүсәсеннән үсеп чыккан ян үсенте, тармак. Яшь алмагачның ботаклары үзләренә сарылган эре-эре яшел алмаларны көчкә күтәреп торалар. И.Гази. Хәмдия, бераз вакыт, яр буенда тын гына басып торды, бары шуннан соң гына, агач ботакларына тотына-тотына, югары менеп китте. Н.Фәттах. Талгын җилдә Аккош күле чыршысы, ботакларына кунган карлардан кагына-кагына, тын гына утырып тора. Шәһри Казан 2) Ягулык итеп файдалана алырлык чыбык-чабык, коры-сары; кәүсәсеннән аерылган тармак, үсенте ◊ Ботакка атландыру Алдау |