БОСТОН I и. ингл. 1. Бертигез калынлыктагы аркау һәм буй җепләреннән тукылган саф йон тукыма. Дәүләтьяров юп-юка инглиз бостоныннан теккән яңа кителе, яңа галифесы белән --- иптәшләреннән аерыла иде. И.Гази 2. с мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Өстендә – хәрби гимнастёрка белән зәңгәр бостон итәк, билдә – портупея. В.Имамов. Йөреше салмак, иңбашында – бостон костюм. Н.Исәнбәт |