БОРЫЧЛЫ с. 1) Борычы булган, борыч сибелгән. Итле, борычлы кайнар токмач исе, борыннарны кытыклап, авызлардан сулар китерде. Г.Гобәй 2) күч. Ачы, зәһәр әйтелгән. Хәер, көн болай да эссе иде, тик Шиловның борычлы сүзләре аны күбрәк тиргә батырды. Х.Камалов |