БОРЫЧЛА’У ф. 1) Борыч салу, борыч сибү. Фәрит, суганлап, борычлап, көнбагыш мае белән, примуста, чыжылдатып, бәрәңге котлетлары куыра. Ш.Камал

2) күч. Каты итеп ачулану, әрләү. [Боцман] Берәүнең эшен мактый, икенчесенең ялкаулыгын күреп, тозлап-борычлап сүгеп китә. Ләкин аңа беркемнең дә хәтере калмый. М.Юныс

◊ Борычлап әйтү Ачы итеп, төрттереп әйтү

Борычлап алу Бераз, берникадәр борычлау

Борычлап җибәрү Бераз борыч сибү . – Бир әле монда борыч савытын... Бераз борычлап җибәрик!.. – диде. Ш.Камал

Борычлап җиткерү Тиешенчә борычлау

Борычлап кую Алдан ук борыч сибеп әзерләү

Борычлый төшү Бераз борычлау; тагы да борычлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә