БОРЫЧ и. 1. 1) Ике орлык өлешле үсемлекләр семьялыгыннан, җылылык ярата торган кузаклы үсемлек. Колаклары кызыл борыч төсенә кергән мәзин бөтенләй бүртенде. К.Нәҗми. Заводтан чыкканда да колаклары кызыл борыч кузагы кебек яна иде. Г.Әпсәләмов. Кара борыч борычлылар семьялыгына керә. Н.Верзилин 2) Шул үсемлекнең кузагы, кузак эчендәге орлыгы, шушы орлыктан төеп ясалган ачы аш тәмләткеч. Йөземе дә бар, борычы да бар. Ә.Фәйзи 2. с. мәгъ. күч. сөйл. Зәһәр, ачы. Сүзләре – борыч: әйткән бере йөрәкне ачыттыра ◊ Борыч сибү Әче, төртмә сүзләр әйтү. Ир белән хатынның үпкәләшеп-әйткәләшеп алуы – ул бит ашка борыч сибү кебек кенә! Аның ише ачылышып алулардан соң, сөешү бигрәк татлы була, дияр. М.Маликова |