БОРЫС и. рус. 1) Ишек, тәрәзә яңагы һ.б.ш.ны ясау өчен махсус әзерләнгән дүрт кырлы агач материал. Тагын да ышанычлырак булсын өчен, туп торган платформасын агач борыслар белән калынайттык. С.Сабиров. Столярлык мастерскоенда «рейсмас» дигән прибор бар. Ул борысның кырыйларын параллель итеп эшкәртү өчен кулланыла. Геометрия. Башта агач борысның бер кырыен тип-тигез итеп струклыйлар, ә соңыннан аның өстенә рейсмасны куялар һәм борыс буйлап йөртәләр. Геометрия

2) диал. Ишек, тәрәзә яңагы. Гәрәй ике куллап киерелеп тарткан иде, борыслары-ниләре белән ишекне кубарып чыгарды. А.Гыйләҗев

3) спорт Горизонталь беркетелгән колгалар рәвешендәге гимнастика снаряды



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә